2010: Татар башы ни күрми?

Кеше, гадәттә, Яңа ел алдыннан хәлдән тая, төгәллисе эшләрен бетерергә тырыша, ял итәрмен дип хыяллана. Ә мин арымадым, менә блог язып ятам әле. Кеше бәйрәм ыгы-зыгысы белән мәш килгәндә узган елга нәтиҗә ясап карамакчымын. 2010 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? Ниләр эшләнде, ниләр онытылды, татар үз башыннан ниләр кичерде… Хәтерне яңартып карыйк булмаса?

Быел милли хәрәкәт активисларын каты селкеделәр.
14 гыйнварда Чаллы “Азатлык” татар яшьләре оешмасы лидеры, “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдингә мәхкәмә карары чыгарылды. Ул РФ Җинаять Кодексының 282 маддәсе 2Б пункты буенча 2 ел сынау белән 1,5 шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Аннары шул ук статья буенча язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да гаепле дип табылды. Язучы 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 7 айдан соң Фәүзия Бәйрәмованы алдан азат итәргә дигән карар чыгарылды.

23 гыйнварда Татарстан республикасының беренче президенты, Татарстан белән 19. ел дәвамында идарә иткән Минтимер Шәймиев вәкаләтләре тәмамлангач, президентлыктан китәм дип игълан итте.

27 февральдә Казанда IV Татарстан мөселманнарының съезды узды. Альтернативасыз узган сайлау нәтиҗәсендә тагын 4 елга ТР Диния назарәте рәисе булып Госман хәзрәт Искакый калды.

25 мартта Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе узды. Шәймиев Дәүләт киңәшчесе булды. “Яңарыш” фондын булдырып, борыңгы Болгар һәм Свияжски тарихи һәйкәлләрен төзекләндерү эшләрен җитәкли.

26 апрельдә шагыйрь Ркаил Зәйдулла, сынчылар Илдар Ханов белән Әлфия Миңнуллина, баянчы Александр Федотов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә ия булдылар.

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте оешуына 5 ел тулды. Русия шәһәрләре буенча зурлап “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узды.

Шушы ук көнне “Татар моңы — 2010” Халыкара телевизион яшь җырчылыр бәйгесенең йомгаклау концерты узды.

Шушы шаукымга бирелеп, быел “Яндекс” эзләү системасы һәм “Билайн” кебек телефоны операторы татарча сөйләшә башлады. Рәхмәт яугырлары!

27 апрельдә “Ак Барс” хоккей клубы “Гагарин кубогы”на ия булды. Безнекеләр ике ел рәттән чемпион дәрәҗәсен яулады. Ә 27 майда Казанның “Зенит” волейбол командасы Русия чемпионы булды. Бу да аның икенче ел рәттән чемпион дәрәҗәсенә күтәрелүе.

9 Майда Җиңү көненең 65 еллыгы билгеләнде. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган ветераннарга федераль бюджеттан 80 млрд. сум бүленде. Аларга 900 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

27 майда ТАССРның оешуының 90 еллыгы билгеләнде.

29 майда Самараның Похвистнево районының атаклы Гали авылында I Бөтенрусия татар авылы Сабан туе узды. Бәйрәмгә Русиянең иң зур салаларыннан 10 меңгә якын милләттәшебез җыелды. Сабан туенда ТР президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, респулика хөкүмәте исеменнән галиләргә “FIAT” микроавтобусын бүләк итте.

3 июльдә X Федераль Сабан туе Удмуртиянең Ижевски шәһәрендә узды. Биредә дә ТР Президенты халык белән бергә бәйрәм итте. Тантаналы рәвештә Удмуртия татарларына микроавтобус ачкычларын тапшырды. Киләсе Федараль Сабан туе Төмәндә булачак.

15 июльдә Мортаза Рәхимов Башкортостан президенты вазифасыннан алынды. Аның урынына Рөстәм Хәмитов билгеләнде. 20 июльдә аның инаугурациясе узды.

Июнь-августта Үзәк Русиядә моңарчы күрелмәгән корылык хөкем сөрде. Җәй дәвамында бер тамчы да яңгыр яумады. Корылык нәтиҗәсендә зур мәйданнарда чәчелгән ашлык көеп бетте, янгыннар чыкты. Русиянең 20 төбәгендә (Үзәк , Идел буе төбәге, Чукотка, Дагыстан) буенча 500 мең гектар җир мәйданы янып бетте. 127 авыл юкка чыкты. Аномаль корылык һәм янгын китергән зыян — 15 миллиард доллар. Күп урыннарда халык саф һава сулый алмыйча интекте. Аномаль корылык аркасында Русия хөкүмәте бодайны экспортка җибәрүне туктатты.

Татарстанда да хәлләр мөшкел булды. Бөртеклеләрнең тулаем еллык уңышы бары тик 800 мең тонн тәшкил итте. Рәсми мәгълүматләргә караганда моңа кадәр Татарстанда елына 4-6 млн. тонна иген җыела дип әйтәләр иде. Бәлки, 800 мең тонна ул беренче тапкыр әйтелгән реаль саннардыр?! (6 млн. тонн артык күп Татарстан өчен. Нишлисең, татарлар шыттырырга ярата).Хөкүмәт шәхси хуҗалыктагы һәр сыерга 4131 сум яисә уртача 850 кг бодай бүлеп бирде.

25-30 августта IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Форум эшендә Русия, БДБ һәм чит илләрдән килгән 800гә якын делегат һәм кунак катнашты.

30 августта Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүлүенең 20 еллыгы булды. Бу датаны дәүләт дәрәҗәсендә искә алучы, билгеләүче булмады.

Яңа уку елы башыннан 200 еллык тарихлы Казан дәүләт университетының дәрәҗәсе үзгәрде.. Хәзер ул Казан (Идел буе) федераль университеты дип атала. Ректоры да алмашынды, Мәгъзүм Сәлихов урынына элеккеге Алабуга районы башлыгы Илшат Гафуров билгеләнде.

Әйткәндәй, быел Мәскәү фәрманы аркасында мәктәп тәмамлаучыларның барсы да БДИны бары тик урыс телендә тапшырырга мәҗбүр булды. Урыс телен 25 846, математиканы 25 137 укучы тапшырды. Татарстан буенча татар теленнән имтихан бирүче нибары 55 укучы, татар әдәбиятыннан — 2 кеше. Бу саннарны күреп утырып елыйсы кирәкмидер, татар практик халык буларак, кулайрак һәм акчалы һөнәр үзләштерә дип уйлыйк. 2010 елда Татарстанның математика фәнен тирәнтен өйрәнгән иң көчле 20 мәктәпнең рейтингы төзелде. 8нче урында — барлык фәннәрне дә татарча укыткан Олы Әтнә авылының урта мәктәбе. Начар күрсәткеч түгел! 2009 елда Татарстанда 1061 татар мәктәбе исәпләнгән, аларның 64е ябылган. Бүген республикада 997 татар уку йорты эшли.

15-19 сентябрьдә Казанда мөселман кинофестивале узды. “Бибинур” “Иң яхшы кинофильм” номинациясендә җиңеп, төп бүләккә ия булды. Шулай ук “Иң яхшы хатын-кыз роле” дип Бибинур ролен башкаручы Фирдәвес Әхтәмова дип табылды.

22-25 сентябрьдә Екатеринбургта III “Түгәрәк уен” фольклор фестивале узды. Анда Русиянең 11 төбәгеннән 33 иҗат коллективы, 11 җырчы катнашты. Төп бүләк — микроавтобус 52 ел дәвамында эшләүче Свердловски өлкәсенең Әрәкәй авылының “Сәрдәрия” фольклор төркеменә тапшырылды.

14-25 октябрьдә Бөтенрусия халык санын алу компаниясе узды. Мәскәү сәясәте белән быел татарны 130дан артык субэтноска бүлделәр. Бу иң буталчык һәм күз буяу өчен оештырылган халык исәбен алу кампаниясе дип бәяләнде. Бу уңайдан Татарстан хөкүмәте Казанда татар имамнары, татар укытучылары съездын уздырып, аңлату эшләрен алып барды.

10 ноябрьдә Татарстанга Финляндия президенты Тарья Халонен килде.

24 ноябрьдә Нурлат районының Яңа Әлмәт авылында кораллы егетләрне юк иттеләр. Аларны террорчы исламчылар дип атадылар. Үтерелгән егетләр: Руслан Спиридонов, Альберт Хөснетдинов, Алмаз Дәүләтшин.

23 декабрьдә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Уфада булды. Ул Башкортостан президенты, үзенең адашы Рөстәм Хәмитов белән очрашты.

Арабыздан китүчеләр дә бар. Быел мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат булды. Атаклы академик Миркасыйм Госманов, “Татар әдәбияты” дәреслекләре авторы, галим Альберт Яхин арабыздан китеп барды. Камал театры сәхнәсендә күп төрле образлар тудырган, тамашачыларның яраткан артистлары Һидият Солтанов, Николай Юкачев бу дөнья белән хушлашты.

Урысча иҗат итүче шагыйрь Рөстәм Кутуй, язучы Диас Вәлиев (ул Гадел Кутуйның апасының улы) бакыйлыкка күчтеләр.

ТР Диния назарәтендә 2010 елда Татарстанда 16 мәчет ачылган дип сөендерделәр.

Глобальрәк вакыйгаларны искә төшерсәк, 2010 елның гынйварында Гаитида котычкыч җир тетрәве булды, 222 570 кеше һәлак була, яраланганы — 311 мең, хәбәрсез югалучылар — 869 кеше. Исегездә булса, 29 мартта Мәскәү метросының “Лубянка”, “Парк культуры” станцияләрендә ике зур шартлау булды. Ике хатын-кыз бер-берартлы үзен шартлатты. 40 кеше һәлак булды, 88е яраланды. 10 апрельдә Смоленски шәһәре янында очкыч шартлады. Очкычта Польша президенты Лех Качиньский һәм аның хатыны, Польшаның зур идарәчеләре һәлак булды. 20 апрельдә Мексика култыгында нефть платформасы шартлады. Бу — дөнья тарихында иң эре экология һаләкәте. Мәскәү белән 18 дәвамында идарә иткән Юрий Лужковны эшеннән алдылар. 11 декабрьдә Мәскәүнең үзәгендә Манеж мәйданында футбол фанатлары котычкыч мәхшәр оештырды. Рөхсәт ителмәсә дә, митингка чыгычылар саны 10 меңгә җитте. Алар “Россия для русских!”, “Москва для москвичей!”, “Кавказцы, вон!” һ.б.кебек шигарьләр тотып чыкты. Берничә урыс булмаган кеше алар тарафыннан кыйналды.

Менә шулар шикелле… Татар өчен җиңел ел булды дип әйтә алмыйм. Әйе, төрле милли-мәдәни чаралар күзгә шактый чалына, барсы да ал да гөл кебек тоелырга мөмкин. Ләкин нинди генә авырлык булмасын, бу татарның үҗәтләнеп үзен сынатмаска тырышуыдыр дип аңларга кирәк.

Үземә килгәндә, 2010 елда төрлесе булды, зур сумма акчамнан да колак кактым, хастаханәләр сукмакларын да күп таптарга туры килде. Туганнрым, дусларыма да җиңел бирелмәде бу ел. Җан сыкраулары да аз булмады… Ләкин, Аллага шөкер, без исән, без яшибез һәм без бергә!

ЗЫ: Блог өчен бу язма бик озын килеп чыкты, бигайбә. Бик сирәкләре аны укып чыккандыр. Сабырлык белән азагына кадәр җитеп, шушы җөмләләрне укучыларга миннән бәхет сәламе булсын! :)

9 комментариев

  1. Гөлназ

    Шәп язма булган, Римма, рәхмәт!))

    Мин тагын ике вакыйга өстәр идем (минем өчен алар да бик мөхим):
    1. Башкортостнада нихәять ТНВ күрсәтә башлады, железный әзанавес төште дип әйтсәң дә була.
    2. Татарстанда нихәять Ураза гәете рәсми рәвештә ял көне итеп билгеләнде.

  2. Акыллы боламык

    Финляндия бар, э клинтон юк(
    шэхси минем очен бик ук авыр ел булмады кебек…уз йортыбыз белэн яши башладык (рэхэээээт)…акча ягы кыенрак булды (анысы вак мэсэлэ канешна)) 

  3. Uruvia

    XXI гасырның Каюм Насыйрие булгансың бит, Риммушка. Афәрин! Ә Гөлназ белән килешәм: ике мөһим вакыйганы кертмәгәнсең.

  4. mukhamadi

    Ә миңа ошады. Маладис, Римма.:))
    Хаталар була инде ул:)))
    Хаталарда өйрәнәсең:)))))

  5. Damir

    1).татар теленнән имтихан бирүче нибары 55 укучы, татар әдәбиятыннан – 2 кеше.
    2).Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүлүенең 20 еллыгы булды. Бу датаны дәүләт дәрәҗәсендә искә алучы, билгеләүче булмады.
    3).Казан дәүләт университетының дәрәҗәсе үзгәрде.. Хәзер ул Казан (Идел буе) федераль университеты дип атала.
    4). Бөтенрусия халык санын алу компаниясе узды. Мәскәү сәясәте белән быел татарны 130дан артык субэтноска бүлделәр. Бу иң буталчык һәм күз буяу өчен оештырылган халык исәбен алу кампаниясе дип бәяләнде.
    == Булар бары да империянең тантанасы нәтиҗәседер….

    Мында ТАТАР ТАРИХЫНЫҢ 3-ЧЕ ТОМЫ (АЛТЫН УРДАГА АТАПГАН) , томы басылып чыкканы турында язылмаган ! Моннан да куанычлырак вакига юк ! Бу китап манкортлыкка көрәшүнең иң яхшы юлыдыр… Ләкин, укучылар калдымы ?

  6. Rimma

    китаплардан тагын «Кыйссаи Йосыф» басылды. затлы итеп чыкты. Аннары Торкиядэ кардэшлэр шулай ук татар тарихын нэшер иттелэр. Эйдэгез, исегезгэ тошерегез, минем дэ барсын да хэтерлэмим
    Э Хилари ханым 2009 килде дип белэм) Быел ире Билэлетдин
    жибэрмэгн)

  7. Dan

    патшабикушка :-)))

  8. Алсу

    Шәп килеп чыккан бу, Римма! Рәхмәт

  9. Дамир Шәйхетдин

    Молодец, Римма!